Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер
Планга 613,8 йорт, ягъни 2 миллионга якын бина кертелгән.
Әзерлек чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер. Бу хакта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Идел буе федераль округында урнашкан Дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органнары җитәкчеләре советы утырышында хәбәр итте.